Котлау шигырьләре  заказга

  • Сез нәрсә теләвегезне аңлатып заказ бирәсез
  • Без сезгә шалтыратып өстәмә белешмә алабыз
  • Шигырь әзер булгач, сезнең белән килештерәбез
  • Сез акча күчерәсез һәм тулы вариантны аласыз

Барсы да гади генә һәм ул өч тәүлек эчендә башкарыла!

Бүгенге көндә кешене бернинди бүләк белән дә аптырата алмыйсың. Ни генә бүләк итсәң дә ул бик үк үзенчәлекле булып чыкмый. Якын кешеңне ихлас күңелдән шатландыру, бәйрәм табынында бердәнбер булу өчен аңа багышланган махсус шигырь әзерләргә мөмкин. 

Шигырьләр төрле бәйрәмнәр, юбилейлар, туйлар, туган көннәр уңаеннан да, яраткан кешеләргә, сөйгән ярларга мәхәббәт белдерү йөзеннән дә, башка сәбәпләр белән дә язылырга мөмкин. Заказ биргәндә, мөмкин кадәр тулырак мәгълумәт күрсәтергә, ачык итеп аңлатырга онытмагыз. 

Заказны алгач, без сезгә шалтыратып төгәллек кертәбез, нечкәлекләрен ачыклыйбыз, төгәл бәясен билгелибез. 1-3 тәүлек эчендә шигырь әзер була һәм без аны сезгә тәкъдим итәбез, кирәк булса,  төзәтмәләр кертәбез, сез теләгән дәрәҗәгә җиткерәбез.


Акцияләр һәм ташламалар турында белү өчен
Яңалыклар тасмасына язылыгыз:

Иң алдан ал!

Заказ бирүнең өстенлекләре

Сез кадерле кешегезгә яхшы кәеф, якты хисләр, күңел эретерлек мизгелләр бүләк итә аласыз. Һәм бу аның өчен көтелмәгән шатлык, шуңа күрә икеләтә куанычлы булачак.

Сез үзегезнең дә киң карашлы, тирән хисле, зирәк һәм кабатланмас шәхес икәнегезне исбатлыйсыз. Кибеттән ниндидер "подарочный набор" алырга кем дә булдыра ала, ә махсус шигырь әзерләү теләсә-кемнең кулыннан килми.

Котлау сүзләре әзерләгәндә китапларда актарыну, интернетта эзләнү өчен генә дә бик күп вакыт сарыф ителә. Һәм иң кирәге барыбер табылмый. Безгә заказ биреп сез андый мәшәкатьтән котыласыз.

Шигырьләр сезнең шәхси теләкләрегезне, юбилярның үзенчәлекләрен исәпкә алып языла. Көлдерерлек тә, елатырлык та, юатырлык та булырга мөмкин.

Әгәр теләгегез булса, Сез бу котлау шигырен бер икеләнүсез "Үзем яздым!" - дип әйтә алачаксыз. Чөнки сезнең өчен язылган шигырь интернетка да, башка матбугат чараларына да чыкмый,  бары тик сездә генә кала.

Бу бик арзан бәягә төшә. 499 сумга бер ярты аракы, яки бер кило колбаса тия. Шул бәягә сез якын кешегезгә миллионлаган хис-тойгылар бүләк итә, аны чын күңелдән сөендерә аласыз.

Эш тәртибе

1. Сез заказ бирәсез

Заказ биргәндә, кемне нинди бәйрәм уңаеннан котларга икәнен җентеклерәк күрсәтергә онытмагыз. М-н: "Казан шәһәрендә яшәүче Алия апамны 30 яше белән котлыйм. Ул кибеттә эшли, кияүдә ике улы бар..."

2. Төгәллек кертәбез

Без сезгә телефоннан шалтыратып заказга төгәллек кертәбез. Җитешмәгән мәгълумәтләрне сорыйбыз, шигырьнең ниндирәк стильдә булырга тиешлеген билгелибез.

3. Шигырь әзер булгач

Шигырь әзер булгач, аны сезгә укып күрсәтәбез, яки демо-вариантын емайлдан җибәрәбез. Сез үз фикерегезне белдерәсез. Без ул таләпләрне исәпкә алып төзәтмәләр кертәбез.

4. Түләү

Шигырь буенча тулысынча килешкәч, без сезгә акча күчерү өчен счет бирәбез. Акча күчү белән сез шигырьнең тулы вариантын аласыз.

Фикерләр

Шулкадәр тиз эшләрсез дип өмет итмәгән идем. Рәхмәт! Әтием бик канәгать калды. Аны сөендерә алуым өчен үзем дә бик шатландым. Шигырь бик матур чыккан.

Камилә Р.

Шигырьдә үз исемен ишетеп, үз язмышы сурәтләнүен аңлагач, әни елап җибәрде. И, балакаем, ничекләр шулай япьтәш итеп яза белдең, ди. 

Глүзә С.

Сездән яздырган шигырьне хатыным бик яратты. Үзем яздым дигәнгә ышанмады ышануын, шулай да бик күңеле булды. Башта әйбәт итеп ятларга кирәк булган, укуым бик матур чыкмады. Ә сезгә рәхмәт.

Илдар А.

Башта бик шикләнеп кенә заказ биргән идем. Интернетта алдакчылар да күп бит. Вакытында эшләдегез, бик матур итеп эшләдегез. Рәхмәт! Хәзер гел сезгә заказ бирәчәкмен.

Сания Х.

Бәяләр һәм түләү ысуллары
тиз, уңайлы, гади генә...

Заказны бәйрәмгә кадәр берничә көн алданрак бирергә киңәш ителә. "Бүген кичкә", "Өч сәгать эчендә" кебек заказлар каралмый. Игълан ителгән вакыт - өч тәүлек, ләкин ул күпкә тизрәк тә булырга мөмкин. Ашыгыч заказлар - бер тәүлек эчендә эшләнә һәм бәясе икеләтә югарырак. Заказ биргәндә нинди тариф буенча эшләргә теләвегезне күрсәтергә онытмагыз.

Гадәти
499 сум.

  1. Сезнең теләк буенча 1 шигырь язу;
  2. Төзәтмәләр кертү;
  3. 1-3 тәүлек эчендә эшләнә;
Заказ бирергә

Люкс
898 сум.

  1. Сезнең теләк буенча 2 шигырь язу;
  2. Төзәтмәләр кертү;
  3. 1-3 тәүлек эчендә эшләнә;
Заказ бирергә

Ашыгыч заказ
999 сум.

  1. Сезнең теләк буенча шигырь язу;
  2. Төзәтмәләр кертү;
  3. 1 тәүлек эчендә эшләнә;
Заказ бирергә

Заказ бирү

Заказны шушы форма аша бирергә кирәк. Исем-фамилиягезне, емайл адресыгызны һәм телефон номерыгызны дөрес күрсәтү мәҗбүри. Алар заказ буенча элемтәгә керү өчен кирәк.


Адрес:
Татарстан, Казан шәһәре
Мөштәри урамы, 14 йорт
Т: (123) 456-7890
Башка чаралар:
E: zakazbir@mail.ru
S: zakazbir_skype
I: 279679569
Өскә