Котлау шигырьләре  заказга

  • Якын кешегезне көтмәгәндә сөендерергә телисезме?
  • Сезнең алда - менә дигән мөмкинлек!
  • Сез нәрсә теләвегезне аңлатып заказ бирәсез
  • Без бары тик аңа багышланган яхшы шигырь язабыз.

Якын кешеләрегезне сөендерергә ашыгыгыз. Үкенечкә калмасын...

Стихи на заказ на татарском
Стихи на заказ на татарском

Бүген кешене бернинди бүләк белән дә аптырата алмыйсың. Ни генә бүләк итсәң дә ул бик үк үзенчәлекле булып чыкмый. Шуңа хәзер якыннарны ихлас күңелдән шатландыру, бүтәннәрдән аерылып тору өчен аңа багышланган махсус шигырь әзерлиләр. 

Шигырьләр төрле бәйрәмнәр, юбилейлар, туйлар, туган көннәр уңаеннан да, яраткан кешеләргә, сөйгән ярларга мәхәббәт белдерү йөзеннән дә, башка сәбәпләр белән дә язылырга мөмкин. Заказ биргәндә, мөмкин кадәр тулырак мәгълумәт күрсәтергә, ачык итеп аңлатырга онытмагыз. 

Заказны алгач, без сезгә шалтыратып төгәллек кертәбез, нечкәлекләрен ачыклыйбыз. 1-7 тәүлек эчендә шигырь әзер була һәм сезнең электрон почтага җибәрелә

Заказ бирүнең өстенлекләре

Сез кадерле кешегезгә яхшы кәеф, якты хисләр, күңел эретерлек мизгелләр бүләк итә аласыз. Һәм бу аның өчен көтелмәгән шатлык, шуңа күрә икеләтә куанычлы булачак.

Сез үзегезнең дә киң карашлы, тирән хисле, зирәк һәм кабатланмас шәхес икәнегезне исбатлыйсыз. Кибеттән ниндидер "подарочный набор" алырга кем дә булдыра ала, ә махсус шигырь әзерләү теләсә-кемнең кулыннан килми.

Котлау сүзләре әзерләгәндә китапларда актарыну, интернетта эзләнү өчен генә дә бик күп вакыт сарыф ителә. Һәм ул барыбер саранлык билгесе булып күренә. Безгә заказ биреп Сез андый мәшәкатьтән котыласыз.

Шигырьләр Сезнең шәхси теләкләрегезне, юбилярның үзенчәлекләрен исәпкә алып языла. Көлдерерлек тә, елатырлык та, юатырлык та булырга мөмкин. Шигырьләрне шагыйрь Марат Кәбиров җитәкчелегендәге иҗади төркем яза.

Әгәр теләгегез булса, Сез бу котлау шигырен бер икеләнүсез "Үзем яздым!" - дип әйтә алачаксыз. Чөнки сезнең өчен язылган шигырь интернетка да, башка матбугат чараларына да чыкмый,  бары тик Сездә генә кала.

Башка сайтларда котлау шигырьләренең бер куплеты 500 сумнан алып. Без куплетлар санап утырмыйбыз, ә яхшы шигырь язабыз. Сез якын кешегезгә миллионлаган хис-тойгылар бүләк итә, аны чын күңелдән сөендерә аласыз.

Эш тәртибе

Стихи на заказ

1. Сез заказ бирәсез

Башта Сез тиешле сумманы күчерәсез. Бу үзенең ни теләгәнен ачыклап җитмәгән кешеләрдән арыну өчен шулай. Акча күчкәч, Сезнең алда анкета тутыру мөмкинлеге ачыла.

туган конен белэн татарча

2. Анкета тутырасыз

Анкета тутырганда, кемне нинди бәйрәм уңаеннан котларга икәнен җентеклерәк күрсәтергә онытмагыз. М-н: "Казан шәһәрендә яшәүче Алия апамны 30 яше белән котлыйм. Ул кибеттә эшли, кияүдә ике улы бар..."

татарча котлаулар

3. Төгәллек кертәбез

Без емайл аша, яки сезгә телефоннан шалтыратып заказга төгәллек кертәбез. Җитешмәгән мәгълумәтләрне сорыйбыз, шигырьнең ниндирәк стильдә булырга тиешлеген билгелибез

туган белэн котлаулар

4. Шигырь әзер булгач

1-7 тәүлек эчендә шигырьне сезнең электрон почтага салабыз. Сез үз фикерегезне белдерәсез. Без ул таләпләрне исәпкә алып төзәтмәләр кертәбез.

Фикерләр

Хатын кызга котлаулар
Шулкадәр тиз эшләрсез дип өмет итмәгән идем. Рәхмәт! Әтием бик канәгать калды. Аны сөендерә алуым өчен үзем дә бик шатландым. Шигырь бик матур чыккан.

Камилә Р.

Әниләр көне
Шигырьдә үз исемен ишетеп, үз язмышы сурәтләнүен аңлагач, әни елап җибәрде. И, балакаем, ничекләр шулай япьтәш итеп яза белдең, ди. 

Глүзә С.

Стихи с днем рождения
Сездән яздырган шигырьне хатыным бик яратты. Үзем яздым дигәнгә ышанмады ышануын, шулай да бик күңеле булды. Башта әйбәт итеп ятларга кирәк булган, укуым бик матур чыкмады. Ә сезгә рәхмәт.

Илдар А.

Юбилейга котлаулар
Башта бик шикләнеп кенә заказ биргән идем. Интернетта алдакчылар да күп бит. Вакытында эшләдегез, бик матур итеп эшләдегез. Рәхмәт! Хәзер гел сезгә заказ бирәчәкмен.

Сания Х.

Бәяләр һәм түләү ысуллары
тиз, уңайлы, гади генә...

Заказны бәйрәмгә кадәр бераз алданрак бирергә һәм тантана көнен күрсәтергә киңәш ителә.

Стандарт
999 сум.

  1. Сезнең теләк буенча 1 шигырь язу;
  2. Төгәллек кертү;
  3. 1-7 тәүлек эчендә эшләнә;
Заказ бирергә

Престиж
1499 сум.

  1. Сезнең теләк буенча 1 шигырь язу;
  2. Төзәтмәләр кертү;
  3. 1-3 тәүлек эчендә эшләнә;
Заказ бирергә

Экстрен
1999 сум.

  1. Сезнең теләк буенча шигырь язу;
  2. Төзәтмәләр кертү;
  3. 3-24 сәгать эчендә эшләнә;
Заказ бирергә

Адрес:
Татарстан, Казан шәһәре
Җиңү проспекты, 19 йорт
Телефон: 89273433599
Башка чаралар:
E: zakazbir@mail.ru
S: zakazbir_skype
VK: Вконтакте
Өскә